8 июльдә изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көнендә Россиядә бөек бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
2008 елда “Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен” үткәрү буенча Оештыру комитеты тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең тормыш иптәше Светлана Владимировна Медведева җитәкчелегендә «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале гамәлгә куелды. Әлеге медаль белән 25 ел элек никахларын теркәгән, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән ныклы гаилә нигезләре белән танылган, шулай ук балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары тәрбияләгән ирле – хатынлы парлар бүләкләнә.
Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, 8 июльдә, район башлыгы Нагуманов Тимур Дмитрий улы Надимановлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды.
Әмирән Газимҗан улы һәм Саҗидә Габидин кызы Надимановлар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында тимер туйларын, 65 еллык юбилейларын билгеләп үтәләр.
Әмирән Газимҗан улы нефть тармагында озак еллар намуслы хезмәте өчен күп санлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. «Хезмәт ветераны» медале, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре, Социаль ярыш җиңүчесе»күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Саҗидә Габидин кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләренә ия.
Бәхетле гаиләдә алар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, ә бүген алар 5 онык һәм 7 оныкчыкның бәхетле әби-бабасы.
Надимановлар гаиләсенең балаларын һәм оныкларын тәрбияләүнең нигезе булып гаилә традицияләрен саклау, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш, Ватанга мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, игелек һәм тугрылык тора. Бу гаилә өчен нигез булып бер-береңә мәхәббәт һәм хөрмәт тора. Гаилә кыйммәтләренең ныклыгы нәкъ менә шундый гаиләләр.