Түбән Кама яр буенда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган Яшь рәссамнар күргәзмәсе узды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм Балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә «Гаилә бәхетенең якты төсләре» дип исемләнгән күргәзмә махсус әзерләнгән иде, сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең эшләре - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Кама елгасы яр буенда курсэтелде.

Күргәзмәдә кеше тормышының иң ачык якларына кагылышлы эшләр тәкъдим ителде - бу гаилә, ата-аналар белән мөнәсәбәтләр, буыннар дәвамчанлыгы. Һәр картина тирән эчтәлекле. «Гаилә» темасы белән берләшкән тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшләре «бәхетле гаилә – бәхетле шәһәр» бәйрәменең чакырылган кунакларында гына түгел, ә барлык түбәнкамалыларда да зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International