2020 елның 7 июньда «Лениногорск РҮХ» медицина хезмәткәрләре тарафыннан «Үз кулларың белән Могҗизалар» хәйрия ярминкәсе уздырылды, анда Лениногорск районы халкы һәм шәһәрнең кунаклары кул эшенең искиткеч иҗат җимешләре куелды, болар: кондитер әйберләре, бәйләп эшләнгән әйберләр, уенчыклар, картиналар, панно һәм башкалар булды. Сатудан кергән барлык акча авыручы балаларга ярдәм күрсәтүгә тотылачак.
Хәйрия ярминкәсендә Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, «Лениногорск РҮХ» баш табибы Роман Кобзарев, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова катнашты.
Ярминкәдә актив катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерәбез.