Лениногорск муниципаль районында 2020 нче елның 100 нче пары

2020 елның 5 июне, җомга

2020 елның 5 июнендә Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Киселев Валентин Николай улы белән Исхакова Элина Наил кызы никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.

Яшь парларны истәлекле вакыйга белән «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Галиагъзәм улы Хөсәенов котлады, аларга иминлек, гаилә бәхете һәм, әлбәттә, ихлас мәхәббәт теләп чәчәкләр бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Лениногорск районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигаләмова Киселевлар гаиләсен чын күңелдән котлап беренче гаилә документын – никахлашу турында таныклыкны тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International