Бүген, 2020 нче елның 29 нчы маенда, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гатятов Артур Гадел улы һәм Голубина Алеся Сергей кызы тантаналы рәвештә никахларын теркәделәр.
Голубина Алеся Сергей кызы -Татарстан Республикасының күп тапкырлар җиңүчесе, берничә тапкыр Россия призеры, авыр атлетика буенча Россия чемпионы. Европа беренчелегендә катнашып «Авыр атлетика буенча Россиянең спорт мастеры»исеменә ия булды.
Яшь парларны чын күңелдән котлыйбыз һәм бәхетле гаилә тормышы телибез. Бер-берегезне саклагыз, яратыгыз, хөрмәт итегез һәм бәхетле булыгыз!