Королева игезәге – төрле җенесле туган игезәк сабыйларны әнә шулай атыйлар

2020 елның 8 мае, җомга

2020 елның 8 маенда Саба муниципаль районы ГХАТ бүлегендә беренче игезәк балалар, өстәвенә, бу елның Королева игезәкләре теркәлде. Дилүс һәм Алсу Абдуллиннар гаиләсендә ул һәм кыз - икенче һәм өченче бала туды. Бәхетле ата-аналар аларга Нариман һәм Сәминә исемнәрен бирделәр.

Саба муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинова Абдуллиннар гаиләсен туулары белән котлады һәм аларга иминлек, гаилә бәхете, сәламәтлек, бәхетле балачак теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International