Әлки район ЗАГС бүлегендә Халыкара гаилә көнендә никахлашучыларны җитәкчеләр котлады

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген, Халыкара гаилә көнендә, район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында Базарлы Матакта яшәүче Виктор Антонов һәм Диана Кәримова тантаналы төстә язылыштылар. Виктор Түбән Әлкидә шәхси предприятиедә механик булып эшли. Ә Диана район почта эшкәртү һәм ташу цехы начальнигы.

Яшьләрне тормышларындагы бу шатлыклы вакыйга һәм Халыкара гаилә көне белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин котладылар. Гаилә коруның кеше өчен никадәр җаваплы һәм әһәмиятле вакыйга булуын искәртеп, алар никахлашучыларга сәламәтлек, зур мәхәббәт, үзара аңлашып яшәүләрен, күп балалар табып үстерүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International