Әлки районы ЗАГС бүлегендә ел башыннан бирле 42 бала теркәлгән

2020 елның 16 мае, шимбә

Куанычка, узган елның шул чорына караганда балалар быел күбрәк туган. Көчле җенес вәкилләре зур күпчелекне тәшкил итә – быел дөньяга килгән нәни әлкилеләрнең 13 е – кызлар, 29 ы – малайлар.

Ишле гаиләләр дә арта. ЗАГС бүлегендә исәпкә алынган нарасыйларның 10 ысы – гаиләдә беренче, 11 е – икенче, 15 е өченче булып туган. Алты гаиләдә дүртенче балаларын сөю шатлыгын татыганнар. Бер гаиләдә исә бишенче сабыйлары дөньяга килде. ЗАГС бүлегендә 19 пар никахларын рәсмиләштергән. Тик менә сигез гаилә аерылышкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International