Гаилә көнендә гаилә тормышы юбилярларын котла

2020 елның 16 мае, шимбә

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Балык Бистәсе бистәсендә яшәүче Капаруллиннар Алексей Петрович һәм Анна Михайловна гаиләсен котладылар.

2020 елда бергә яшәүләренә 67 ел тула. Ирле-хатынлы Капарулиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Алексей Петрович тыл хезмәтчәне. 67 ел бергә яшәгәндә алар мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара аңлашуны саклап кала алдылар. Гаилә балалары, туганнары өчен генә түгел, авыл һәм район халкы өчен дә үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International