Гаилә көне

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген 2020 нче елның 15 май көнне Зәй районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 1 яңа гаилә барлыкка килде. Чын күңелдән яшь Васильевлар гаилэсенэ исеннек, бәхет һәм шатлык телибез. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International