Казанда Халыкара гаилә көненә багышланган "түгәрәк өстәл" узды

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге белән берлектә онлайн режимда «Татарстанда төбәк гаилә сәясәте: ресурслар һәм максатчан ориентирлар» темасына түгәрәк өстәл оештырды. Чара 15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көненә багышланган иде.

Түгәрәк өстәл эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Т.П. Ларионова катнашты. Үзенең чыгышында ул ГХАТ органнарының гаилә сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләрендә төп роль уйнавын билгеләп үтте. "Алар бүген халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыруда алдынгы урыннарда. Гаиләгә кирәк булган пособиеләрне вакытында түләү өчен, ГХАТ органнары көн саен үз вазыйфаларын профессиональ рәвештә башкаралар", – дип ассызыклады Т.П. Ларионова.

Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» федераль партия проектының Татарстан Республикасындагы төбәк координаторы Г.Р. Нигъмәтуллина үз чыгышында шулай ук, катлаулы санитар-эпидемиологик ситуациягә карамастан, ГХАТ органнары хезмәткәрләре ил Президенты В.В. Путин куйган бурычларны үтәү өчен, мәгълүматларны бердәм федераль реестрга тапшыруны тизләтү өчен бөтен көчне куялар, дип билгеләп үтте.

"Үз масштабы буенча уникаль электрон ресурсны формалаштыру социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга билгеләнгән түләүләрне кирәкле кәгазь белешмә һәм гаризаларны җыймыйча тиз арада бирергә мөмкинлек бирәчәк", – диде Гөлшат Нигъмәтуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International