Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина ветераннарны бәйрәм белән котлады

2020 елның 8 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән Казан ветераннарын - Людмила Яковлевна Гаврикова һәм Зинаида Васильевна Мөхәммәдшинаны бәйрәм белән котлады.

Әлеге истәлекле вакыйгага багышланган юбилей медале һәм бүләк җыелмаларын тапшырганда, ул ветераннарга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International