Кем өчендер 2020 елның 20 март көне – календарьнең гап-гади көне, ә кем өчендер – көтеп алынган туй көне. Бүген Зәй районы ГХАТ бүлегендә ике гаилә теркәлде. Алар үзләренең сөю хисләрен законлы никах җепләре белән беркетте. Яшь парларны ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Тормышлары гомерле, бәхетле һәм матур булсын! Ә никах өчен сайланган көн аларга иң шатлыклы көн истәлеге булып калсын.