Бөгелмә районында 200нче бала тууы теркәлде

2020 елның 21 марты, шимбә

2020 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 200нче бала тууы теркәлде. "Юбилейлы" яңа туган бала – кыз булды. Фәнүзә Таһировна һәм Марат Зөфәр улы Рәхмәтуллин гаиләсендә бу инде өченче бала. Ата-аналар кызларына гадәти булмаган Нурания исемен сайлаганнар, бу нур сибүче дигәнне аңлата.

 Бүлек хезмәткәрләре бәхетле ата-аналарга кызлары туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау адресын тапшырды, көч, рух ныклы, зирәклек һәм сабырлык теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International