Илебезнең, республикабызның һәм районыбызның тарихын Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә сакланган документлар, альбомнар, кызыклы мәгълүматларга карап күзләп була. Егетләр һәм кызлар элекке еллардан сакланып калган хатирәләр, фотографияләр, үткәрелгән чараларга отчет язмалар белән танышып үттеләр.
Бүлек архивында сакланучы архив фонды китапларына карап та, һәр чор турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар әйтеп була. Алар белән укучыларны бүлек хезмәткәре таныштырды. Кызларга аеруча очрашуга әзерләнгән ТАССР заманында мода да булган туй күлмәкләре күргәзмәсе ошады.
Студентлар, шулай ук, районның демографик хәле белән таныштылар, гаилә темасына кагылган җитди генә сорауларга фикер алыштылар, кызыклы викторинада катнашып үзләренең белемнәрен тикшерделәр.
Очрашу ахырында көллият мөгәллимнәре зур рәхмәтләрен белдерде, янәдән күрешүгә һәм аралашуга өметләрен баглады.