Яз - туй тантаналары һәм чаралар үткәрү өчен менә дигән вакыт. Бу кояшлы кәеф һәм романтика вакыты. Язгы туй-ул яңарыш символы, шуңа күрә бу чорда үз хисләрен берләштерергә карар иткән кешеләргә һәрвакыт эшләрендә һәм мөнәсәбәтләрендә уңышлар юлдаш булачак.
Гармония, матурлык - теләсә кайсы туйның төп өлеше. Туй датасын сайлау бик мөһим вакыйга. Чөнки гомер буе документларда кияү белән кәләш сайлаган сан матурланачак.
Агымдагы елның тагын бер матур көнендә, 20.03.2020 Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда 11 пар үзләренең гаилә берлеген теркәделәр.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе коллективы яшь парларны онытылмас көннәре белән котлый! Гаиләгез туй көнегез кебек якты, күңелле, бәхетле булсын! Бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез!