2020 елның 20 мартында, Халыкара бәхет көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Түбән Кама шәһәренең 14 пары теркәлде.
ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны котлап, бәхетнең алар артыннан бар җирдә дә баруын һәм беркайчан да бетмәвен теләделәр.
«Нәрсә ул бәхет?» кәләш кияүләре, беренче чиратта, мәхәббәт, гаилә һәм балаларны атадылар. Кайбер яшь парлар ихлас елмаю, сәяхәт, тәмле ризык, лотереяда оту кебек вариантларны телгә алды. Яшь кешеләрнең җавапларын анализлап, «бәхет» дигән нәтиҗә ясарга була: «бәхет» – искиткеч сүз, һәм һәркем өчен ул – үз сүзе.