2020 нче елның 26 февралендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 3 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр, гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер – беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы белән ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлнар Гизатуллина таныштырды. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.