2020 елның 22 февралендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сарае Сутуловлар гаиләсе - гаилә тормышы юбилярлары өчен үзенең кунакчыл ишекләрен ачты. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Сутулов Сергей Андрей улы белән Лүция Исламнур кызын үзенә кунакка чакырып аларга бүлек хезмәткәрләре һәм шулай ук тантанада катнашкан туганнары, якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады.
Гореф-гадәт буенча юбилярлар аларның исемнәре кертелгән Татарстан Республикасы Лениногорск районы тормыш юбилярларының мактау китабына үз имзаларын куйдылар һәм шулай ук истәлек өчен аларга юбилей таныклыгы да тапшырылды.