Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилярларны – 50 ел бергә гомер иткән Ворониннарны котлау тантанасы узды.
Тантаналы һәм дулкынландыргыч шартларда юбилярлар Яшел Үзән районының мактаулы юбилярлары китабына кул куйдылар, бер-берсен котладылар. Тантана барышында юбилярларга Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьевның гаилә кыйммәтләрен саклый белүләре өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Юбилярлар адресына туганнары һәм якыннары исеменнән бик күп җылы котлаулар яңгырады.