Яшел Үзән муниципаль районында 2020 нче елда туган йөзенче сабыйны тантаналы рәвештә чыгару

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

2020 нче елның 18 февралендә Яшел Үзән шәһәренең Перинаталь үзәгендә «2020 елның йөзенче баласы» н тантаналы рәвештә чыгаруын билгеләп үттеләр. Дәүләтгалеев Марат һәм Хабибуллина Марина гаиләсендә ул туды, аңа  Таһир дип исем куштылар. Сабый Гашыйклар көнендә һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләү елында дөньяга килә. Таһир –  Дәүләтгалиевлар гаиләсендә икенче бала.

Бәхетле әти-әниләрне сабый туу белән Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев котлады, аларга сабырлык һәм зирәклек, ә улларына республикабызның лаеклы гражданины булуын теләде.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Дәүләтгалеев Таһирның тууын теркәделәр һәм әти-әнисенә бала тормышындагы беренче документ-туу турында таныклык тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International