Яр Чаллы шәһәрендә Ашраповлар гаиләсенең алтын юбилее

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

2020 елның 25 гыйнварында Әшраповлар Рафаил Риян улы һәм Вәсимә Мөнир кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә бөтен зур тату гаилә, туганнары һәм дуслары җыелды. Күп кенә парлар ярты гасыр бергә яши алмыйлар.

Ашраповлар гаиләсе гомер буе Яр Чаллы шәһәре файдасына хезмәт куйдылар. Рафаил Риянович үзенең туган «Гидроэлектромонтаж» предприятиесенә күп еллар гомерен биргән, Вәсимә Мөнир кызы СССР Стройбанкы бүлегендә эшләгән. Ике искиткеч бала тәрбияләп үстергәннәр Эльвира һәм Рамиль, 4 оныклары һәм 3 оныкчыклары бар. Алтын юбилейның ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында билгеләп үтелүе дә символик мәгънәгә ия. Безнең Республика нык гаиләләр белән дан тота, һәм «алтын» юбилярлар – моңа тагын бер дәлил.

Хөрмәтле Рафаил Риянович һәм Вәсимә Мөнир кызы!  Сезгә бәхет, иминлек, нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International