Бу көнне тантаналы чарага үз гомерләренең күп өлешен кулга-кул тотынып яшәгән 13 бәхетле пар килде. Тантананы алып баручы Айсылу Маннанова юбилярларны котлап, аларга сүнмәс бәхет, мәхәббәт, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде, шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән юбилярларга котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.
Олы яшьтә булуга карамастан, тантананың төп геройлары яшь күңелле булып кала белгәннәр. Чарада гаилә парлары рәхәтләнеп вальс әйләнделәр, балалары һәм оныклары тарафыннан котлаулар кабул иттеләр.