Тантаналы һәм бәйрәм атмосферасында озак гомер итүче парларны хөрмәтләү тантанасы узды. ГХАТ бүлеге белгече Алинә Абдуллина юбилярларны котлады, һәр гаиләнең тарихы турында сөйләде. Ун алтын «пар» «Казан» гаилә Үзәгенең чын бизәге булды.
Юбилярларга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Алар «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына кул куйдылар. Алар барысы да нык гаилә корганнар, әмма иң мөһиме – юбилярларның балалары, оныклары Һәм оныкчыклары. Туганнары һәм якыннары котлауларга кушылдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.