Кайбыч районында игезәкләр тууы теркәлде

2020 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

2020 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче игезәкләрнең тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Илдус һәм Лилия Мөхәмәтҗановлар гаиләсендә барлыкка килде, аларның көтеп алынган малайлары Арслан һәм Мәрьям исемле кызлары туды. Балалар бер минут аерма белән туган.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева бәхетле әти-әнине икеләтә шатлык белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның котлау хатлары, туу турында таныклыкларны һәм ТАССР оешуга 100-ел уңаеннан сувенир тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International