Беренче гаилә документын – никахлашу турында таныклыкны, ирле-хатынлы Ибраһимовлар алды. Шундый тантаналы вакыйга белән яшь парларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов котлады. Рәмис Хатыйп улы яшь парларга мәңгелек мәхәббәт, сәламәтлек, шатлык һәм сәламәт балалар теләде, котлау хаты, истәлекле сувенир һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.