2020 елның 28 гыйнварында Тукай районы Круглое Поле поселогында яшәүче Филипповлар Вениамин Кириллович һәм Светлана Михайловна бергә гомер итүләрен 60 ел билгеләп үттеләр.
Бу парның мәхәббәт тарихы бик кызыклы башланды. Бу хәл салкын гыйнвар ае көнендә булган. Яшь Светлана фермадан дуслары белән кайтканда, арттан чаналы ат килеп туктый. Таныш булмаган егет эләктереп алып, чанага утыртып, туган авылыннан еракка алып китә. Шуннан бирле алар аерылышмый. Мәхәббәт һәм шатлык белән алар 4 бала, 3 онык үстергәннәр, ике оныкчыклары бар.
ГХАТ бүлеге юбилярларны тантаналы рәвештә котлады, аларга озын гомер теләде.