2020 елның 27 гыйнварында Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова шәһәрнең хуҗалык җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә чыгыш ясады. Чыгышның темасы – 2019 елда Яр Чаллы шәһәренең Гаилә – демографик хәле һәм 2020 елга бурычлар.
Равилә Гыйльметдин кызы билгеләп үткәнчә: «Безнең шәһәрдә тотрыклы табигый үсеш саклана, ул узган ел нәтиҗәләре буенча 2354 кеше тәшкил иткән. Әйтергә кирәк, республиканың дүрт муниципаль берәмлегендә генә табигый үсеш күзәтелә. Бу – Казан, Яр Чаллы,Түбән Кама һәм Әлмәт.».
2019 елда Яр Чаллыда 6740 бала туу теркәлгән. Узган ел яңа туган балаларның 51% ы (3398 кеше) малайлар һәм 49% ы – кызлар (3342 кеше). Чаллылыларның 97 гаиләсендә игезәкләр туды. Иң популяр исемнәр-София (Софья), Әминә, Алисә, Ясминә, Арина, ә малайлар өчен Әмир, Тимур, Данил (Даниэль, Даниил), Артем, Кәрим. Сирәк кешеләр арасында Нух, Багатыр, Гаспар, Джура, Златан, Яндар, Асора, Мерелла, Нехир, Кияра, Сомая, Ситора исемнәрен атарга була. Кайчагында ата-аналар балаларга ике исем бирә: Җәмәл-Сабри, Осман-Али, Антон-Лукас.