2020 елның 28 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 44 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә нигезләре дәресе узды.
Белгеч Анастасия Хаметшина балаларны шәһәр ГХАТ Идарәсенең хисап чорындагы статистик мәгълүматлары белән таныштырды, архив эше турында сөйләде, тантаналар сараеның гүзәллеген күрсәтте. Гаилә нигезләре дәресендә гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле турында фикер алыштылар, юбилей даталары белән таныштылар.