2020 елның 15 гыйнварында Түбән Кама перинаталь үзәгендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елында Түбән Камада туган беренче баланы чыгару тантанасы булды. Сабый 2020 елның 1 гыйнварында Денис һәм Светлана Берёзко гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әни улларын Илья дип атадылар, гаиләдә өч бала бар инде. ГХАТ идарәсе белгечләре кечкенә Ильяга карата 1 нче номер астында туу турында акт язуын төзеделәр.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина әти-әниләрне уллары туу белән котлады, бала туу турында таныклык, Татарстан АССРның 100 еллык юбилеена сертификат һәм яңа туган баланың истәлекле метрикасын тапшырды.
Котлауларга Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Лариса Михайлова да кушылды. Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Венера Рәхимова һәм Түбән Кама шәһәренең «Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе» баш табибы Рамил Хәмидуллин әти-әниләренә нык сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы»истәлекле медален тапшырдылар.
Гаилә башлыгы Денис Александрович «Түбән Кама нефть химиясе» ҖАҖнең шәһәр төзүче предприятиесендә эшли, шуңа күрә аларны «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директорының персонал һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Родион Булашов һәм «Түбән Кама нефть химиясе» ҖАҖ берләштерелгән профсоюз оешмасы рәисе Фәнис Мортазин гаиләдә тулылану белән котладылар.