2020 елның 28 гыйнварында мәктәпкәчә учреждениеләр белән яңа проект кысаларында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 84 нче балалар бакчасында булдылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә уен дәресләре үткәрделәр.
Балалар «ГХАТ» ның нәрсә икәнлеген, кем ул кияү һәм кәләш, нинди гаиләләр булуын белделәр. Балалар уенга актив кушылдылар, ә «Чәчәк аланы» күнегүе нәниләргә: «кешеләр бер-берсен кайгыртудан туктаса, нәрсә булырга мөмкин?» дигән төп сорауга җавап бирергә мөмкинлек бирде.