Атналык киңәшмәдә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе доклад белән чыгыш ясады

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 28 гыйнварында шәһәр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина доклад белән чыгыш ясады.

         Оешманың узган елгы эшчәнлегенә багышланган докладында җитәкче Түбән Кама районындагы гаилә-демографик вәзгыятькә анализ ясады, халыкның табигый артуы, яңа туган балаларның гомуми саны буенча өченче һәм аннан соңгы балалар туу динамикасының уңай булуын билгеләп үтте.

         Докладның бер пункты Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең кәгазь архивын электрон рәвешкә күчерүгә багышланган иде. Республика тарафыннан билгеләнгән план күләме узган елда Түбән Кама ГХАТ Идарәсе тарафыннан 102% ка үтәлгән.

         Бэлла Ивановна үз чыгышында ГХАТ Идарәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе-гаилә сәясәтен тормышка ашыру һәм җәмгыятьтә гаилә статусын ныгыту буенча мәдәни-агарту эшенә игътибар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International