Апас районында гаилә юбилярларын тәбрикләү

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа елның 20 гыйнваренда Апас районы Кызыл Тау авыл җирлегендә юбиляр гаилә тәбрикләнде. Бу җирлектә яшәүче Радик Гани улы һәм Дания Әгъзам кызы Аитовлар 60 ел матур тормыш кичерәләр. Шушы бәйрәмнәре белән аларны авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гафаров, ЗАГС бүлеге җитәкче Розалия Насыйбуллина, авыл җирлеге секретаре Алсу Гыймранова барлык авылдашлары исеменнән кайнар котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International