Кукмара үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйны чыгару тантаналы рәвештә булды. Кукмара районы Байлангар авылыннан Алсу һәм Рөстәм Нәбиевлар гаиләсендә бишенче булып озак котелгән кыз Сәйдә дөньяга килде, бу күпбабалы гаиләдә тагын дүрт малай тәрбияләнә.
Кукмара районы Башлыгы Сергей Димитриев бәхетле ата-аналарга баланың беренче документы – таныклык тапшырды, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы, националь проект «Демография» кысаларында гаиләгә яңа туган сабыйның бүләге дә тапшырылды. Сабыйны туган көне белән котларга ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Равил Хәлиев, Байлянгар авыл жирлеге башлыгы Илфат Миннегалиев килделәр, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк тапшырдылар.