Аксубай районында беренче никахлашу тантанасы узды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

«20.01.20» матур датасын яшь парлар Артем һәм Марина Тугаровлар үз гаиләләрен булдыру өчен сайладылар. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никахларын Татарстан Республикасы өчен юбилей елында теркәгән беренче пар да булдылар.

«Яңа туган» гаиләне республика һәм район җитәкчелеге исеменнән Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров котлады. Ул бәхетле яшьләргә «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырды, аларга бәхетле һәм нык гаилә берлеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International