Сарман муниципаль районының беренче никах теркәү тантанасы

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Сарман авылында Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан беренче тантаналы төстә никах теркәлде. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Марат һәм Гөлназ Әюповлар гаиләсе тууы белән котлады, язылышу турында таныклык, «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе, чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова яшь парларны котлап, аларга символик «гаилә юлын» бүләк итте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, яшьләрнең туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш. Шәймиевнең туган көнендә барлыкка килгән Марат һәм Гөлназ Әюповлар гаиләсе озын гомерле, уңышлы һәм, әлбәттә, бәхетле булсын дигән теләктә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International