Матур сан – 20.01.2020

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Кем өчендер 2020 елның 20 январе – календарьнең гап-гади көне, ә кем өчендер – көтеп алынган туй көне. Бүген Зәй районы ГХАТ бүлегендә ике гаилә теркәлде. Алар үзләренең сөю хисләрен законлы никах җепләре белән беркетте. Яшь парларны ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Тормышлары гомерле, бәхетле һәм матур булсын! Ә никах өчен сайланган көн аларга иң шатлыклы көн истәлеге булып калсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International