Әлмәт шәһәрендә 2020 нче елның беренче сабые туа

2020 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

Яңа 2020 ел Татарстан Республикасында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү белән билгеләп үтелә. Юбилей елының беренче көнендә Әлмәт шәһәренең дүрт гаиләсендә могҗиза булды, балалар туды. Беренче булып Петровлар Сергей Серафим улы һәм Евгения Андрей кызы наиләсендә уллары дөньяга килде. Өченче балаларына алар матур Тимофей исеме куштылар.

5 гыйнвар көнне Әлмәт шәһәренең бала тудыру йортында ана һәм бала туу тантанасы булды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гыйрфанов Марат Нил улы Петровлар гаиләсен истәлекле вакыйга белән котлады. Сабыйның бәхетле әти-әнисенә Марат Нил улы беренче дәүләт документын-туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хаты, ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгесен һәм бүләкләр тапшырды.

Сабый туу, һәр гаилә тормышында иң бәхетле һәм якты вакыйга! Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе коллективы әти-әниләрне көтеп алынган һәм яраткан сабыйлары туу белән котлый. Сезгә нык сәламәтлек, көч һәм сабырлык телибез. Бәхетле, тату һәм күңелле яшәгез. Яңа елда һәр мөһим вакыйга сезнең өчен әкияти мизгел булып торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International