Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең эш йомгаклары турында

2020 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 3350 гражданлык хәле акты теркәлгән. 2019 елда район буенча туу турында 857 акт теркәлгән. Яңа туган балаларның гомуми саныннан 435 малай (51%) һәм 422 кыз (49%).

2019 елның иң яшь әнисенә – 14, ә иң яшь әтисенә – 20; иң өлкән әнисенә – 45, өлкән әтисенә 58 яшь тулган.

2019 ел да исемнәргә бай булды. Сирәк исемнәр арасында Умар, Демьян, Агиль, Родослав, Айдан, Имран, Авигея, Асель, Иулиания, Лирия, Микаэла, Сияна, Эллария кебек исемнәрне атап була.

Әти-әниләр кушкан иң популяр исемнәр булып Артём, Егор, Марк, Мирон, Роман, Тимур, Арина, Милана, Мирослава, София, Эмилия танылдылар.

2019 елда тууы теркәлгән балаларның гомуми саныннан 330 бала (38%) – беренче бала, 355 (41%) – икенче бала, 133 (15%) – өченче, 37 (4%) - дүртенче һәм анна соңгы балалар. Алдагы еллар белән чагыштырганда, өченче һәм аннан соңгы балаларның туу санының артуын билгеләп үтәргә мөмкин.

2019 елда 541 пар өйләнешкән. Гадәттәгечә, никахларның иң күп саны җәйге – көзге чорда теркәлә. 2019 елда «Пик» ае – август булды. Августта барлыгы 89 пар никахларын теркәгән. Иң аз никахлар традицион – май аенда теркәлгән. Шулай итеп, 2019 елның маенда бары тик 10 никах төзелгән.

2019 елның иң өлкән кияү егетенә 79 яшь, ә иң өлкән кәләшкә – 66 яшь тулган. 2019 елның иң яшь кәләшенә – 15 яшь, иң яшь кияүгә – 18 яшь тулган. 
Һәр 5 теркәлгән никах – милләтара никах. Әйтик, 2019 елда 137 милләтара никах теркәлгән, бу теркәлгән никахларның гомуми санының 25 процентын тәшкил иткән. Никахлашу турында 18 акт чит ил гражданнары белән теркәлгән.

2019 елда никахны өзү турында 399 акт теркәлгән, бу 2018 елга караганда 19 актка (4%) кимрәк. Аерылышу турындагы актларның 79%ы суд карары нигезендә төзелгән. 2019 елда үзара килешү буенча 79 гаилә таркалган (19%).

2019 елда үлем турында 1342 акт төзелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 89 актка (6%) кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International