Яшел Үзән муниципаль районында 2020 елның беренче сабыйын теркәү тантанасы

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә

Бүген, 2020 елның 4 гыйнварында Яшел Үзән шәһәренең Перинаталь үзәгендә 2020 елның беренче баласын тантаналы рәвештә Яшел Үзән муниципаль районында теркәделәр. Кызыбыз София Мухаметшиннар гаиләсендә 2020 елның 1 гыйнварында, туган республикабыз өчен юбилей елында, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында барлыкка килде.

Кызы София туу белән яшь пар Мухаметшиннар күп балалы әти-әни булдылар. Тантаналы шартларда сабыйның әти-әниләренә туу турында таныклык, «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле медале, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау хаты һәм Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Павлович Афанасьевтан бүләк тапшырылды. Бәхетле ата-аналар адресына Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе исеменнән котлау сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International