Арча районында 2020 елның беренче никахы

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 2020 елның беренче никахлашу тантанасы узды. Яшь парларны район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Р. И. котлады һәм аларга ТАССРның 100- еллыгы уңаеннан истәлекле билге, район башлыгы Нуриев И.Г. исеменнән котлау адресы, чәчәкләр һәм бүләк сертификаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International