Ютазы районында яңа елның беренче сабые документлы булды

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген 2020 нче елның 1 нче гыйнварында туган Ютазы районында беренче бала – кыз кешегә туу турында таныклык тапшырдылар. Сабый 1 гыйнварь көнне 23 сәгать 08 минутта  Бөгелмә шәһәренең бала тудыру бүлегендә дөньяга килгән. Елның беренче баласы гаиләдә- өченче, аның  тагын бишенче сыйныфта белем алучы абыйсы һәм Кәрәкәшле авылы балалар бакчасына йөрүче апасы бар. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында – Ильвина беренче сабый.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан Ильвинаның әти-әнисен район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, ЗАГС бүлеге начальнигы Гузәлия Фәхрутдинова тәбрик иттеләр. Сергей Рузанов әнигә чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләк  һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов исменнән котлау открыткасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International