2020 ел Татарстан Республикасында ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Бу безнең республика һәм аның күпмилләтле халкы өчен мөһим этап. Юбилей 2020 ел Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда күңелле мизгелләрдән башланды. ЗАГС идарәсе башлыгы Әмирова Гүзәл Рәис кызы РәисРникахлашу тантанасында яшь парга Мухаматуллин Руслан һәм Зорина Аннага ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгесен һәм бүләк тапшырды.
ГХАТ идарәсе коллективы яшьләрне чын күңелдән тормышларындагы төп вакыйга белән тәбрик итә. Мөнәсәбәтләрендә гармония һәм гаилә иминлеге тели.