13 гыйнвар көнне Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә, яңа елның беренче баласына тантаналы рәвештә таныклык бирелде. Бала туу-гаиләдә иң зур сөенеч. Яңа елның беренче көннендә Минзәлә шәһәрендә яшәүче Ренат Ягфәр улы һәм Илсеяр Әнвәр кызы гаиләсендә кызлары Ләйлә дөньяга килде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, бу гаиләгә туу турында таныклык тапшырды. Чын күңелдән бу гаиләне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз. Аларга исәнлек һәм бәхет телибез.