Югары Ослан муниципаль районында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында беренче парның 2020 нче елның беренче никахын теркәү тантанасы

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 2020 нче елның 13 нче гыйнварында, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитетың ГХАТ бүлегендә 2020 нче елның беренче пары Феоктистовлар Иван һәм Мария гаиләсенең никахларын теркәү тантанасы узды.

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова яшь парларны истәлекле вакыйга белән котлады, аларга «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле тамгасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Яшь парларга чын күңелдән бәхетле гаилә тормышы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International