5 гыйнварда тантаналы шартларда РҮХнең бала табу бүлегеннән 2020 елның беренче баласын чыгардылар. ТАССРның 100 еллыгында Биектау районында туган беренче бала 4 кг. 14 гр. авырлыктагы 58 см. малай, балага Имран дип исем куштылар. Рафаиль һәм Гөлназ Хөсәеновлар гаиләсендә ул өченче малай.
Котлауда район җитәкчеләре катнашты. Ата-аналарга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бүләкләр һәм котлау тапшырылды.