Айгөл һәм Рәдиф Әхмәтовлар гаиләсендә бу беренче бала. Әти-әниләр аңа «Раян» дигән матур исем бирделәр, бу ышанычлылык символы дигән сүз. Бу исемле кеше һәрвакыт белә, нәрсә эшләргә кирәк нәкъ менә хәзер. Мондый кешеләр хәтта яшь чагында да лаеклы абруй казаналар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Әхмәтовлар гаиләсен беренче балалары туу белән котладылар. Сәламәтлек, иминлек, игелек теләделәр. Раян әти-әниләрен җиңүләре белән сөендерсен!