Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14-нче гыйнвар көнне яңа 2020 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2020 нче елга беренче булып теркәлгэн Николай һәм Людмила Рафаиловлар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын кунелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук «Татарстан АССР оешуның 100 еллыгы» истәлекле тамгасы һәм бүләк тапшырды.