ТАССР төзелүнең 100 еллыгында туган беренче баланы тантаналы рәвештә теркәү

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә

Татарстан АССР оешуның 100 еллыгында - 2020 елның беренче минутларында дөньяга килгән баланы Кәрим Әнвәр улы Хөснетдиновны тантаналы рәвештә теркәү Казан шәһәрендә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы  Г.Р. Нигъмәтуллина яңа туган баланың әти-әнисен җылы котлады һәм аларга истәлекле бүләк тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International