2019 елның 24 декабрендә Аксубай районының Яңа Тимошкино авылында район волейбол командаларының дустанә очрашуы узды. Яңа ел алды уеннарыннан катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Барлык спортчылар да Кыш Бабайдан призлар алды.
Муниципаль хезмәткәрләрнең хатын-кызлар волейбол командасы составында Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге баш белгече Ләйлә Шәйхетдинова чыгыш ясады.